Түбән Каманың “Веста” үзәгендә хезмәткәрләр өчен “Тукай дөньясына сәяхәт” дигән методик сәгать үткәрелде

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

Габдулла Тукай татар халкы тарихында аерым урын алып тора һәм аның рухи үсешендә, әдәбиятында, мәдәниятендә тулы бер чор дигәнне аңлата, шуңа күрә һәрвакыт халык хәтерендә кала.

“Минем шәһәр урамнары” муниципаль проекты кысаларында 2019 нчы елның 26 нчы апреле көнне “Веста”  үзәге методисты Миләүшә Авзалова хезмәткәрләр өчен “Тукай дөньясына сәяхәт” дигән методик сәгать үткәрде. Методик сәгатьне социаль эш буенча белгеч Римма Борисова “Туган тел” шигыре белән башлап җибәрде, татар телендә «Шүрәле» әкиятен методист укыды. Аннан соң катнашучылар бөек татар шагыйре тормышы һәм иҗаты белән таныштылар, шагыйрьнең авыр һәм кыска тормышы булуын белделәр. Шулай ук шагыйрьнең фотосурәтләре, Г. Тукай хөрмәтенә музейлар, һәйкәлләр һәм урамнар күрсәтелде.  Күргәннәр һәм ишетелгәннәрдән Тукай әсәрләренең туган якка мәхәббәт, үз халкына, аның рухи көченә ышаныч күрсәтелүен аңларга мөмкин иде.

Үзәкнең социаль педагогы Оля Тугашова үткәргән «Кем миллионер булырга тели» дигән интеллектуаль уен мавыктыргыч үтте. Белгечләр зур кызыксыну белән Габдулла Тукай иҗатына багышланган сорауларга җавап бирделәр. Методик сәгатькә нәтиҗә ясап, методист, кыска һәм авыр тормыш юлына карамастан Габдулла Тукай кызыклы, иҗади, рухлы яшәде, дип билгеләп үтте. Аның әсәрләре бер гасырдан соң да актуаль һәм күңелләргә үтеп керерлек итеп язылганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International