“Без хәтерлибез сине, ветеран!” акциясе

2019 елның 30 апреле, сишәмбе

27 апрельдә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы алдыннан, Алабуга шәһәренең “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре тарафыннан “Без хәтерлибез сине, ветеран” дип аталган акция оештырылды.  Алабуга шәһәренең “Волонтер” үзәге волонтерлары  белән берлектә социаль хезмәткәрләр Бөек Ватан сугышында катнашучыларның 2 тол хатынын ветераннар күмелгән зиратка озатып бардылар. Чара барышында волонтерлар ветераннарның каберләрен чистарттылар, чәчәкләр куйдылар. Әлеге акция “Доверие” үзәге  хезмәткәрләре тарафыннан ел саен оештырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International