Мамадыш интернат- йортында Пасха бәйрәме

2019 елның 30 апреле, сишәмбе

28 апрель көнне христианнар пасха бәйрәмен билгеләп үттеләр. Бу бәйрәм йөрәкләрне яхшылык, мәхәббәт һәм язгы күтәренке кәеф белән тутыра. Пасха якты бәйрәменең  үзенең символикасы бар. Иң мөһим символларның берсе-буялган йомырка.  Бизәлгән йомырка яңа тормыш символы булып тора .

   Мамадыш картлар һәм инвалидлар интернат-йортында культорганизатор Кузнецова Э. Н. җитәкчелегендә пасха йомыркасы  бизәделәр.  Интернат-йорт карамагындагылар әлеге мавыктыргыч шөгыль белән бик теләп шөгыльләнделәр. Мондый чаралар кешеләрне якынайта, бәйрәм кәефебулдыра  һәм рухи шатлык өсти.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International