Тәрбияче Фархуллина А. Н. мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән "Пасха бәйрәме белән танышу" темасына сөйләм үстерү дәресе үткәрде.
Балалар Пасханың нинди бәйрәм икәнен белделәр, аңа ничек әзерләнергә кирәклеге белән таныштылар. Үзләре дә йомырка бизәргә тырыштылар.
Мондый дәресләрдә балаларның сүзлек запасы арта, кругозор киңәя, сөйләм һәм иҗади сәләт үсә. Иң мөһиме - үз халкына һәм аларның гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләнә.