Майнын 9-нчы көне

2019 елның 30 апреле, сишәмбе

 

     29 апрель көнне, «Гаилә бәйрәме» программасын тормышка ашыру кысаларында,  Зәй муниципаль районындагы "Радость" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәре Шиһапова Ф. Р., Куш Елга авылы китапханәчесе Әхмәтҗанова Р. М. белән берлектә, өйдә социаль хезмәтләр алучы  Кәримә апа Закированы 9 май- Җиңү көне белән котладылар.

     Очрашу җылы мохиттә узды. Иртә таңнан караңгыга  кадәр басуда ничек эшләүләре, ачлык, ялангачлык турында Кәрим апа үзенең хатирәләре белән уртаклашты.  Сугышта җиңү өчен көрәшкән әтисе һәм абыйсы турында да искә төшерделәр.

     Олы яшьтә булуына карамастан, Кәримә апа тулы канлы тормыш белән яши, авыл һәм район яңалыклары белән кызыксына. Роза Михайловна алып килгән китаплар да анда зур кызыксыну уятты.

     Бернигә дә карамыйча, ветераннар, тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш ятимнәре хәзер дә рух ныклыгын югалтмыйлар. Ә аларның эчке энергиясе яшь буын өчен үрнәк булып тора.

    Без исә, Кәримә апага саулык сәламәтлек теләп, аның кебек барлык тыл ветераннарына да олы рәхмәтләребезне җиткерәбез, авыр хезмәтегез алдында баш иябез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International