Пасха бәйрәме-православие христианнары өчен елның төп вакыйгасы һәм православие динен тотучылар өчен иң зур бәйрәм. Шуңа күрә элек-электән аны Якты якшәмбедә генә түгел, аннан соң да атна буе бәйрәм итү кабул ителгән. Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәттән файдаланучылар социаль эш буенча белгеч Мустафина Гүзәл җитәкчелегендә әлеге бәйрәм алдыннан матур кул эшләре ясадылар, өйләрен бизәп, бәйрәм кәефе булдыру өчен картиналар ясадылар, йомырка буядылар, бизәделәр. Пасха көнендә бер-берсен котладылар, кайберләре Троицк чиркәвендә бәйрәм чарасында булдылар, дога кылдылар. 29 апрель көнне интернат-йортта яшәүчеләрне үзәк район китапханәсенә бәйрәм кичәсенә чакырдылар. Хезмәткәрләр аларга бу бәйрәмнең гореф-гадәтләре, Пасха символларының әһәмияте турында сөйләделәр. Чара бәйрәм өстәле артында дәвам итте, анда безнең әби-бабайларыбыз куличлар һәм йомыркалар белән сыйланды.