Җиңү көне уңаеннан «Наз» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Балтач шәһәр җирлеге урынбасары Фиалка Закирова Саба картлар йортында яшәүче райондашыбыз, камалыштагы Ленинградта яшәүче Ринат Сандык улы Исхаковны бәйрәм белән котладылар. Ветеранга район башлыгы Рамил Нотфуллин исеменнән күчтәнәч бүләк тапшырылды.