Тәрбия мәктәбе технологиясе

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

23 апрель көнне Азнакай муниципаль районындагы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Тәрбия мәктәбе» технологиясе буенча дәрес үткәрелде. Дәрескә социаль хезмәткәрләр, шәфкать туташы чакырылды. Дәресне өйгә йөреп хезмәт күрсәтү бүлекчәсе шәфкать туташы Раушания Бәдертдинова үткәрде. План буенча лекция функциональ үлчәү процедураларына багышланды. Раушания Мәдхәт кызы тән температурасын үлчәү, пульсны тикшерү, артериаль басымны үлчәү гамәлләренең эзлеклелеге турында сөйләде, практикада эшләп күрсәтте. Дәрес ахырында шәфкать туташы кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International