28 апрельдә Бөтендөнья Хезмәтне саклау көне билгеләп үтелә. Ел саен бу көнне эш бирүчеләр, профсоюзлар, хезмәт коллективлары производстводагы имгәнү очраклары, һөнәри авырулар һәм бәхетсезлек очраклары проблемаларына игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрәләр. Сарман муниципаль районындагы «Шәфкать» үзәгендә Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган җыелыш узды.
2019 нчы елның 29 нчы апрелендә, Теләче муниципаль районы җитәкчелеге Җиңу көне унаеннан Бөек Ватан сугышы ветераннарында булды. Бу якынлашып килүче зур бәйрәм белән аларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Теләче муниципаль районы башлыгы Ильдус Зарипов исеменнән котладылар, котлау открыткалары һәм кучтәнәч тутырылган пакет тапшырдылар.
«Чистай муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль хезмәт күрсәтү дәүлэт автоном учреждениесендә “Георгий тасмасы” акциясе үтте.
Сарман муниицпаль районында Җиңү көненә багышланган «Георгий тасмасы» патриотик акциясе старт алды. “Шәфкатъ” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге каршындагы "Волонтер» иреклеләр берләшмәсе активистлары белән “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Сарман булекчэсе вәкиле халыкка георгий тасмалары тараттылар.
30 апрель 2019ел Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүче өлкәннәр өчен тәрбияче Солтанова Л.З. җитәкчелегендә “Кәгазь салфеткалардан чәчәкләр” ясау түгәрәге.
30 нчы апрель 2019 нчы ел, сишәмбе
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Гармония» ветераннар хореография коллективының «Яз һәм хезмәт»көненә багышланган бәйрәм концерты булып узды.
2019 нчы елның 26 нчы апреле көнне Габдулла Тукай исемендәге парк территориясендә “Безнең шәһәр урамнары” муниципаль проекты кысаларында бөек татар шагыйре туган көненә багышланган зур чара үткәрелде. Максаты: катнашучыларның иҗади һәм коммуникатив сәләтләрен үстерү, бәйрәм атмосферасы тудыру, шәһәреңә карата ихтирамлы һәм сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү.
«Надежда» социаль приютында чираттагы янгын куркынычсызлыгы күнекмәсе үткәрелде. Анда приют хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләр катнашты.
2019 елның 29 апрелендә хезмәт буенча инструктор Давыдова О.Н. 12-16 яшьлек балалар белән «Шоколадлы печенье» темасына дәрес үткәрде. Максат: балаларда төче камырдан печенье әзерләү кагыйдәләре турында белемнәрен формалаштыруны дәвам итү.Дәрестә 5 бала катнашты.
27 апрельдә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы алдыннан, Алабуга шәһәренең “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре тарафыннан “Без хәтерлибез сине, ветеран” дип аталган акция оештырылды.