2019 елның 6 маенда Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры залында Бөек Ватан сугышы һәм хәрби бәрелешләрдә катнашкан ветераннар өчен Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов катнашында тантаналы чара оештырылды.
Бердәм гражданнар кабул итү көне уңаеннан 2019 нче елның 7нче майда Балтач районында сәгать 10.00 нан 12 гә кадәр алиментларны түләү буенча бушлай юридик консультация үтте.
2019 елның 6 маенда Балтачның «Наз» үзәге социаль педагогы Наталья Закирова җитәкчелегендә «Волонтер» балалар үзәге активистлары «Георгий тасмасы» акциясенә кушылдылар.
7 май көнне "Фаберлик" компаниясе хезмәткәрләре, "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү Үзәге белгечләре белән берлектә, шәһәр һәм районыбызда яшәүче һәр ветеранга бүләк тапшырдылар. Ветераннарыбыз хөрмәтенә яңгыраган рәхмәт сүзләре, матур теләкләр һәркайсының күңеленә хуш килде. Күрсәткән игътибар һәм ихтирам өчен ветераннар чын йөрәктән рәхмәтләрен белдерделәр.
Татарстан Бөек Ватан сугышы елларында
“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Солнышко” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә 7 май көнне тәрбияче Гыйләҗетдинова Г. Р. ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Татарстан Бөек Ватан сугышы елларында» танып-белү чарасы үткәрде. Чарада 23 инвалид бала һәм 8 ата-ана катнашты.
Чараның максаты-республикабызның данлы үткәненә хөрмәт тәрбияләү, Бөек Ватан сугышы елларында Ватанны саклап калган кешеләр өчен горурлык хисләре тәрбияләү.
Безнең республика өчен дә 9 Май үзенчәлекле мәгънәгә ия. Уннарча еллар дәвамында Рәсәйдә Җиңү Көне иң дулкынландыргыч, иң изге бәйрәм һәм данлы көн булып кала. Башка бәйрәмнәр берничек тә аның белән тиңләшә алмый.
Яңа Чишмә муниципаль районы «Кайгырту» халыкка комплекслы
социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәрләр утырышы.
Бөгелмәнең «Радуга» комплекс үзәгендә мөмкинлекләре чикле булган балалар тәрбияләүче ата-аналар белән чираттагы очрашу узган.
Язгы игелек атнасы бөтен Россия буенча үткәрелә һәм популяр иреклеләр акциясе булып тора. Язгы игелек атнасы барлыкка килү тарихы 1997 елда, волонтерлар авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм итү максатыннан берничә иҗтимагый чара оештырырга карар кылган. Быел акция 2019 елның 25 апреленнән 5 маена кадәр старт алды.
“Юлдаш” Чистай шәһәре картлар һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүче яшь инвалидлар бүлеге әгъзалары, тәрбияче Людмила Җамалетдинова җитәкчелегендә, канзаши техникасын кулланып, георгий тасмасыннан брошь ясадылар.
7 нче май 2019 нчы ел, сишәмбе
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Татарстан Республикасы инвалидларының «Спорт хәрәкәте» төбәк иҗтимагый оешмасы һәм аның вәкиле Алексей Мулеев ярдәмендә, җиңүнең 75 еллыгына әзерлек һәм җиңү көненә багышланган “Дартс” уены буенча ярыш үткәрелде.