Яңа Чишмә муниципаль районы «Кайгырту» халыкка комплекслы
социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәрләр утырышы.
2019 елның 6 маенда Яңа Чишмә муниципаль районы «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәткәрләрнең чираттагы утырышы үткәрелде. Утырышка Пенсия фонды җитәкчесе Хиразева Л.Н. чакырылган иде, ул пенсия яшенә ерак калмаган гражданнарның аерым дәрәҗәле социаль ярдәм алуга хокуклары турында сөйләде. Шулай ук утырышта Җиңү көненә әзерләнү сораулары да каралды.