9 майга кадәр туган илебез тарихына хөрмәт белдереп, миллионлаган кешегә тасма өләшенәчәк. Җиңү бәйрәме алдыннан, Георгий тасмасы белән машиналарны бизәү дә соңгы елларда күркәм традициягә әйләнде. Аның төп максаты – яшь буынга коточкыч сугышта җиңү кайтавазын онытмау, андагы каһарманнарга дан җырлау. “Юлдаш” Чистай шәһәре картлар һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүче яшь инвалидлар бүлеге әгъзалары, тәрбияче Людмила Җамалетдинова җитәкчелегендә, канзаши техникасын кулланып, георгий тасмасыннан брошь ясадылар. Интернатта йортта тәрбияләнүче Бөек Ватан сугышы тыл ветераннарының күкрәгенә әлеге брошьны беркеттеләр. Яшьләр ветераннарга тирән рәхмәтләрен, хөрмәтләрен белдерделәр.