ЯҢАЛЫКЛАР


7
май, 2019 ел
сишәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидларөчен интернат-йортында социаль хезмәт алучыларҖиңү паркында булдылар

Георгий тасмасы – ул бизәк кенә түгел, бу халкыбызның Бөек Җиңүе турында якты истәлек, Икенче бөтендөнья сугышының авыр елларында фронт һәм җиңү өчен бөтенесен биргән Бөек Ватан сугышы ветераннарына хөрмәт белдерү билгесе дә булып тора.

7 майда  Күки авыл  җирлегендә әти-әниләре алиментлар түләүдән баш тарткан балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен Бердәм  кабул итү Көне узды.

«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын» бәйрәм итү кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «ПЕРЕКРЕСТОК «МТЗ һәм СЗ» үзәгендә 07.05.2019 елда, Хайрутдинова В. И. үзәге психологы тарафыннан төркемле чара үткәрелде: Россия хәрби тарихының истәлекле даталары белән танышу; «Единичка»нәфис хәрби фильм карау.

«Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында» «Җиңү көне» уңаеннан монумент ясау

 2019 елның 7 маенда Теләнче Тамак авылында урнашкан Тукай интернат - йортында өлкән яшьтәге волонтерлар котлау программасы белән чыгыш ясадылар. Бу Битьки авылының «Ладушка» рус халык җыр ансамбле һәм Иске Абдул авылының «Асылъяр» фольклор коллективы.  Алар интернат- йортта  яшәүчеләргә матур  җырларын , яхшы кәеф бүләк иттеләр . Социаль хезмәт алучылар кунакларны җылы каршы алдылар, игътибар күрсәткәннәре өчен рәхмәт әйттеләр . Алар,  һичшиксез, җылы котлаулардан канәгать калдылар.

Рәсәйдә Җи­ңү кө­не­нә ба­гыш­лан­ган "Ге­ор­гий тас­ма­сы" ак­ци­я­се старт ал­ды. 7 май көнне Зәй муниципаль  районының  “Шатлык” Комплекслы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлеге белгечләре, “Profistyle” волонтёрлар ирекле хәрәкәте белән берлектә патриотлык һәм Бө­ек Ва­тан су­гы­шын­да һә­лак бул­ган­нар­ны ис­кә алу символы бул­ган Георгий  тас­ма­лар­ын та­ра­ттылар, халык белән аралашып, каһарман райондашларыбызның батырлыклары  хакында сөйләделәр.

07.05.2019 ел. Җиңү көне бәйрәме алдыннан «Акчэчэк» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар  Тукай районы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат – йортында кунакта булдылар. Анда яшәүче өлкәннәребезне үзләренең чыгышлары белән куандырдылар. Үзләре ясаган открыткаларны бүләк иттеләр. Интернат – йортта яшәүчеләр балаларның чыгышыннан бик канәгать калдылар.

"Георгий тасмасы" дөньяны фашизмнан саклап калу өчен һаләк булганнар истәлегенә дан, ветераннарга карата хөрмәт билгесе, Бөек Җиңүнең горурлыгы һәм фронтка барлык көчләрен биргән кешеләргә рәхмәт хисләрен аңлата.

       Акциядән Тукай районы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат - йорты хезмәткәрләре дә читтә калмады. Интернат-йорт хезмәткәрләренә һәм анда яшәүчеләргә георгий тасмалары тараттылар. Аны дөрес куллану турында сөйләделәр.

 

2019 елның  7 маенда  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» тернәкләндерү  үзәгендә  Җиңү көненә багышланган бәйрәм концерты узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International