Бердәм гражданнар кабул итү көне уңаеннан 2019 нче елның 7нче майда Балтач районында сәгать 10.00 нан 12 гә кадәр алиментларны түләү буенча бушлай юридик консультация үтте. Кабул итүне Балтач һәм Кукмара районнары буенча суд приставлары бүлеге башлыгы Н.Р.Гайнанов, «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Г. А. Әхмәдиева, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры А. Р. Нургалиев, Балтач район башкарма комитетының опека һәм попечительлек секторы белгече З. Г. Шиһабетдинова алып бардылар. Үзләрен борчыган сораулары белән районнан ике кеше мөрәҗәгать итте һәм аларга тиешле консультация бирелде.