2019 елның 6 маенда Балтачның «Наз» үзәге социаль педагогы Наталья Закирова җитәкчелегендә «Волонтер» балалар үзәге активистлары «Георгий тасмасы» акциясенә кушылдылар. Волонтерлар Балтач үзәгендә георгий тасмалары тараттылар, аның билгеләнеше һәм дөрес кулланылуы турында сөйләделәр.
Георгий тасмасы - ул Ватан өчен һәлак булган сугышчыларны искә алу, ветераннарга хөрмәт һәм Бөек Җиңү өчен горурлык символы. Балтачлылар волонтерлар кулыннан батырлык атрибутын зур дулкынлану белән алдылар.