"Фаберлик”тан ветеранга бүләк

2019 елның 7 мае, сишәмбе

Халкыбызның Бөек Ватан сугышында җиңүе ветераннарга карата ихтирам хисләре, шул ук вакытта яшь буында патриотик хисләр уята. Халыкара АҖЧ "Фаберлик" компаниясе хезмәткәрләре дә ветераннарыбызны бәйрәм белән котларга теләк белдерделәр. Зәйдә урнашкан "Фаберлик" компаниясе директоры Гильманова Оксана "Ветеранга  бүләк" акциясен оештырды.

7 май көнне "Фаберлик" компаниясе  хезмәткәрләре, "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү Үзәге белгечләре белән берлектә, шәһәр һәм районыбызда яшәүче һәр ветеранга бүләк тапшырдылар. Ветераннарыбыз хөрмәтенә яңгыраган рәхмәт сүзләре, матур теләкләр һәркайсының күңеленә хуш килде. Күрсәткән игътибар һәм ихтирам өчен ветераннар чын йөрәктән рәхмәтләрен белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International