Бөгелмәнең "Радуга" үзәгендә чираттагы очрашу узды

2019 елның 7 мае, сишәмбе

Бөгелмәнең «Радуга» комплекс үзәгендә мөмкинлекләре чикле булган балалар тәрбияләүче ата-аналар белән чираттагы очрашу узган.

Чара психологик тренинг формасында узды. Чара башында ата-аналар белән төрле уеннар һәм күнегүләр үткәрелде.

Клуб җитәкчесе Кирдина Светлана, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы ата-аналар белән практик дәресне үткәрде, анда катнашучылар фикерләү кысаларын төшерделәр һәм «минем шәҗәрәм»арт-терапия техникасы ярдәмендә үз хисләрен белдерделәр. Пластилин кисәгенә төрле образлар биреп, алар үзләренең гаилә сценариен, гаиләдә үз ролен һәм әһәмиятен анализладылар. Әлеге техника ата-апаларда бик күп уңай эмоцияләр уятты, балаларга, туганнарына һәм якыннарына карата яхшы мөнәсәбәт формалаштыруга ярдәм итте.

Шулай ук очрашуда катнашучылар белән тормыш практикасының аерым очраклары билгеләнде, бергәләп балалар тәрбияләүнең төрле ситуацияләрендә ата-аналарның үз-үзләрен тоту стратегиясен һәм тактикасын эшләделәр. Чарага йомгак ясап, Светлана Николаевна әлеге очрашуның ата-аналар белән аралашу даирәсен киңәйтә алуына нәтиҗә ясады, алар башка гаиләләрнең дә шундый ук проблемалары белән таныштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга ярдәм таптылар. 

Социаль эш буенча белгеч Кирдина Светлана

Автор фотосы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International