ЯҢАЛЫКЛАР


7
май, 2019 ел
сишәмбе

Шушы көннәрдә Җиңү көненә багышланган “Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясе старт алды. "Георгий тасмасы» - Җиңү, батырлык, кыюлык һәм үз-үзеңне корбан итү, Бөек Ватан сугышы елларында туганнарыбызга төшкән газапларның символы. Барлыгы өч кара һәм ике кызыл-сары сызык, алар артында миллионлаган тормыш һәм батырлык. Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре «Җиңү Волонтерлары» активистлары белән берлектә бу традициядән читтә калмады һәм 2019 елның 6 маенда Байлар Сабасы бистәсендә яшәүчеләргә георгий тасмалары тараттылар һәм Җиңү көненә багышланган тантаналы митингка чакырдылар.

Тэги: СЯУ

2019 елның 2 маенда Азнакай муниципаль районындагы “Омет” халыкка социаль хезмәт курсәтү комплеклекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә бәйрәм уңаеннан хезмәт бүлмәсендә “Тынычлык, хезмәт, яз!” дип исемләнгән мастер- класс оештырылды . Россиядә тынычлык, хезмәт, һәм яз бәйрәмен 100елдан артык билгеләп үтәләр. Ул һәрвакыт тынычлык, яктылык, шәфкатьлелек билгесе булып тора. Шуның өчен әзерләнгән бәйрәм открыткалары да язны хәтерләтә һәм күңелне күтәрә торган чәчәкле табигатьнең куе төсләрен тасвирлап күрсәтә. «Скрапбукинг” техникасы төрле кәгазь һәм башка материаллар кулланып открытка һәм аппликацияләр ясауны тормышка ашыра. Мастер-класста 8 социаль хезмәт алучы катнашты. Алар “Скрапбукинг” техникасы ярдәмендә открыткалар ясадылар. Бу техника күз күремен яхшырта,бармак моторикасын ныгыта, иҗади фикерләүне киңәйтә. Эш өчен төрле төстәге картоннар, җилем, кайчы, күгәрчен шаблоны кулланылды. Открытка ясау дәвамында социаль хезмәт алучылар чын ләззәт алып эшләделәр.Эшләгән эшләреннән кәнагәть калдылар, киләчәктә дә “Скрапбукинг” техникасы белән эшләүне дәвам итәргә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.

Бөгелмә шәһәре  "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр  тернәкләндерү үзәгендәгеләр сугыш ветераны Татьяна Манакова янына очрашуга барды.

Патриотизм тәрбияләү - кече яшьтән үк зур булуны күрсәтү, бер кеше эшчәнлеге һәм бөтен кешеләрнең тормышы арасында бәйлелекне ачу, туган ил тарихының бөек этапларына тәңгәллек хисе тудыру, Ватаныбызның көче һәм бөеклеге өчен горурлык хисе тудыру мөһим булган авыр бурыч. Бу мәсьәләне хәл итәргә киноның киң мөмкинлекләре ярдәм итә. Кинофильмнар тәрбия эше өчен материал сыйфатында безнең интернат педагоглары тарафыннан бик теләп җәлеп ителә.

2019 елның 6 маенда  социаль педагог Смелова Н.А. мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән «Кем? Кайда? Нигә?» танып-белү дәресе үткәрде.

Максат: күзаллауны үстерү, коллективны берләштерү, төрле яктан алга киткән шәхес формалаштыру.  Дәрестә 5 бала катнашты.

7  май көнне, “Юлдаш” Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йортында физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында өстәл уеннары һәм спортның адаптив төрләре буенча шәһәр чемпионаты узды.

2019 нчы елның 5 нче маенда тәрбияче Сәгыйдуллина М. В. мәктәп яшендәге балалар белән «Заманча һөнәрләр дөньясы»дип исемләнгән әңгәмә үткәрде.

Әңгәмәнең максаты: балаларның һөнәрләр дөньясы, бүгенге көндә актуаль һөнәрләр турында белемнәрен киңәйтү.

 Дәрестә 11 кеше катнашты.

            Бөек Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Яңа Чишмә балалар сәнгать мәктәбендә «Батырлык дәресе» булып узды.

 06.05.19 көнне Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Питрәч муниципаль районындагы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Хәтер паркы территориясендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган»

Әгерҗе районында үткән велоузыштан


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International