Татарстан Бөек Ватан сугышы елларында
“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Солнышко” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә 7 май көнне тәрбияче Гыйләҗетдинова Г. Р. ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Татарстан Бөек Ватан сугышы елларында» танып-белү чарасы үткәрде. Чарада 23 инвалид бала һәм 8 ата-ана катнашты.
Чараның максаты-республикабызның данлы үткәненә хөрмәт тәрбияләү, Бөек Ватан сугышы елларында Ватанны саклап калган кешеләр өчен горурлык хисләре тәрбияләү.
Безнең республика өчен дә 9 Май үзенчәлекле мәгънәгә ия. Уннарча еллар дәвамында Рәсәйдә Җиңү Көне иң дулкынландыргыч, иң изге бәйрәм һәм данлы көн булып кала. Башка бәйрәмнәр берничек тә аның белән тиңләшә алмый.