2019 елның 7 маенда “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» тернәкләндерү үзәгендә Җиңү көненә багышланган бәйрәм концерты узды. Тантаналы сәгать Бөек Ватан сугышы турындагы тарихи һәм истәлекле даталар белән башланып китте. Ватанны саклау өчен һәлак булган каһарманнарны бер минут тынлык белән искә алдылар, кыска метражлы фильм күрсәттеләр. Аннан соң концерт номерлары башланды. Хезмәткәрләр сугыш чоры җырларыннан попурри әзерләделәр, аларга залдан тамашачылар да кушылды. 2Астра” тернәкләндерү үзәге балалары шигырьләр һәм җырлар әзерләделәр.
Вокал чыгышы Алабуга шәһәренең эстетик тәрбия үзәге балалары һәм музыка мәктәбендә тәрбияләнүчеләр әзерләнгән биюләр белән үрелеп барды.
Чарада 45 кеше катнашты.