ЯҢАЛЫКЛАР


3
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

«Экстремизмга-ЮК!» айлыгы кысаларында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Федоровский картлар һәм инвалидлар интернат-йорты» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә директор урынбасары Руфил Дәүләтшин тарафыннан Бесландагы фаҗигале вакыйгалар һәм терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган «Хәтер сәгате: атылган балачак яки фаҗига кабатланырга мөмкин» дип исемләнгән чара үткәрелде. Бу көнне, 3 сентябрьдә, 2005 елдан башлап, бөтен ил террор актлары корбаннары турында кайгыра.

Аксубай муниципаль районының "Хыял" балалар приютында  Беслан фаҗигасенэ багышланган  чара  үткәрелде.

Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көнен бәйрәм итү кысаларында Бөгелмәнең мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә «Бесландагы фаҗига» дигән тематик дәрес уздырылды.

"Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә   социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова «Сәламәтлеккә юл» дигән чираттагы рекреацион-сәламәтләндерү чарасы үткәрде.

30 нчы августта Татарстан халкы үзенең дәүләтчелегенең туган көне – Республика көнен билгеләп үтте. 1990 нчы елда бу көнне республиканын Югары Советы Татар АСССрының дәүләт суверенитеты турында декларация кабул итә. Алабуга районының  “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга ярдәм бүлеге белгечләре “Ишегалды мәйданчыгы” технологиясе кысаларында 2 нче номерлы учвастокта яшәүче балалар өчен иҗади мастер-класс оештырды. Алабуга шәһәренең “Гуляй парк” ял паркында балалар Татарстан Республикасының территориясе формасында флаг сурәтләнгән өстәл календаре ясадылар.

Олы кешеләрнең көнкүрештә куркынычсызлыгы.

Олы кешеләр – куркынычка дучар булган халыкның аерым бер төркеме булып тора. Олыларның ишетү, күрү сәләтләре кими, ис тойгылары начарлана. 

 “Демография” милли проектының “Өлкән буын” проекты кысаларында 2 сентябрьдән башлап, көн саен, ерак авыл җирлекләрендә яшүче өлкән яшьтәге кешеләрне диспансеризация һәм өстәмә скрининг тикшерүләре узу өчен, махсус транспорт белән Зәй муниципаль районының медицина оешмаларына алып бару оештырылды.

Республика көне уңаеннан,  Сарман районы «Шәфкатъ» үзәге базасындагы «Волонтер» иреклеләр берләшмәсе һәм «Җиңү Волонтерлары» бүлегенең активистлары «Республика тасмасы» акциясын оештырдылар. Алар халыкка яшел-ак-кызыл төсләрдән торган Татарстан флагы рәвешендәге тасмалар өләшеп йөрделәр. Балалар һәм зурлар арасында сораштыру үткәрелде, мәгьлумати белешмәлекләр таратылды.


2
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның  2 сентябрендә  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә  “Кошлар безнең дусларыбыз ” дигән  экологик уен - викторина   булып  узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International