"Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә “Сәламәтлеккә юл” дигән рекреацион-сәламәтләндерү чарасы

2019 елның 3 сентябре, сишәмбе

"Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә   социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова «Сәламәтлеккә юл» дигән чираттагы рекреацион-сәламәтләндерү чарасы үткәрде.

Чараның максаты: сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, психоэмоциональ халәтне җайга салу һәм үз-үзең белән идарә итү күнекмәләрен үзләштерү ярдәмендә физик һәм психик сәламәтлекне саклау.

Озакка сузылган стресс сәламәтлек өчен бик куркыныч. Ул ярсучанлыкка, нерв системасының бозылуына, борчылуның артуына,  эчке органнардагы хроник авыруларның кискенләшүенә һәм иммунитетның зәгыйфьләнүенә китерергә мөмкин.

Чара барышында социаль хезмәт алучылар, озак вакытка сузылган стресс шаукымын 5 минутлык синхрогимнастика ярдәмендә бетерүне, һәр күнегүнең организмга һәм кешенең психоэмоциональ халәтенә йогынтысы турында  белделәр.

Фикер алышуда катнашучылар, умыртка баганасының муен өлешендә киеренкелек кимүне сизүләрен һәм эмоциональ халәттән чыгу,  йокысызлыктан интегүне бетерү ысулларын  билгеләп үттеләр. Алар синхрогимнастиканың өй шартларында, стресс халәтләрендә һәм якын кешеләр белән аралашуны яхшыртуда кулланырга мөмкинлегенә ышандылар. Ә киләсе очрашуларда социаль хезмәт алучылар кулланылган синхрогимнастиканың  файдасы һәм нәтиҗәләре турында сөйләргә булдылар.

Чарада 10 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International