“Демография” милли проектының “Өлкән буын” проекты кысаларында 2 сентябрьдән башлап, көн саен, ерак авыл җирлекләрендә яшүче өлкән яшьтәге кешеләрне диспансеризация һәм өстәмә скрининг тикшерүләре узу өчен, махсус транспорт белән Зәй муниципаль районының медицина оешмаларына алып бару оештырылды.
Моның өчен махсус “Лада Ларгус” автомобиле билгелнде , ул өлкән яшьтәге пассажирларны һәм халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәрен куркынычсыз һәм уңайлы йөртү өчен кирәкле барлык кирк-яраклар белән җиһазландырылган.
Эш сәламәтлек саклау учреждениесе белән берлектә бара, ә төп бурыч- 65 яшьтән өлкәнрәк һәр гражданга тикшерү узуны тәэмин итү. Автотранспортта барган вакытта өлкәннәрне социаль хезмәткәр озатып барса, хастаханәдә исә аларны медицина учреждениесе территориясе буенча озатып йөрүче шәфкать туташы каршы ала.
Ел ахырына кадәр, диспансеризация һәм скрининг тикшеренүләре үткәрү өчен, Зәй үзәк район хастаханәсенә 600гә якын өлкән яшьтәге зәйлеләрне китерү планлаштырыла.