ЯҢАЛЫКЛАР


3
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

2004 елның 1-3 сентябрендә Төньяк Осетиядә Россияне генә түгел, бөтен дөньяны тетрәндергән фаҗига булды. Бүген, 2019 елның 3 сентябрендә «Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор белән берлектә Бесланда терроризм корбаннарын искә алу көненә багышланган чара үткәрделәр. Әлеге чара Олы Мәңгәр төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында балаларда патриотик рух  һәм терроризмга карата протест хисе тәрбияләү максатыннан оештырылды. Барлыгы 56 балигъ булмаган бала катнашты, шуларның 5се – «Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучылар. Чара Бесландагы корбаннарны бер минут тынлык белән искә алып тәмамланды.

2019 елның 3 сентябрендә Мамадыш районында эш визиты белән Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Нигмәтҗанова Энҗе Нияз кызы булып китте. 

 2019 елның 3 сентябреннән «Яңа Чишмә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты»нда «Экстремизмга юл юк! " айлыгы башланды.

2019 елның сентябреннән Балтач муниципаль районында "Демография" милли проектының "Өлкән буын" федераль проектын тормышка ашыру башланды.

02.09.2009. «Кайгырту» приютында тәрбияче Зверева Е. Г. 8 кешедән торган мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән «Витаминнар белән дус булабыз " дип исемләнгән  чара уздырды.

 Максат: Сәламәт яшәү рәвешенең гап-гади кагыйдәләрен тәрбияләүгә, балаларның яшелчә һәм җиләк-җимешнең витаминлы сыйфатлары, аларның кешеләр тормышында әһәмияте, аларны олылар һәм балалар туклануында куллану кирәклеге турында белемнәрен ныгытуга ярдәм итү; авыруларга каршы тору өчен, яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга кирәклеген аңлы рәвештә тәрбияләү.

«Экстремизмга –ЮК! "

«Экстремизмга-ЮК!" айлыгы кысаларында» 2019 нчы елның 3 нче сентябрендә Тимершык авылы полиция участок инспекторы Гатин Марат Мөрсәлим улы Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәгенең өйгә барып хезмәт күрсәтү булекчәсендә исәптә торган өлкәннәребез белән «Экстремизмга –ЮК! " дигән темага аңлату әңгәмәсе үткәрде.

Чараның максаты өлкән яшьтәге кешеләргә хәзерге дөньяның төп куркынычлары һәм өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга көндәлек тормышта куркынычсызлык дәрәҗәсен күтәрү турында сөйләү иде. Шулай ук Марат Мөрсәлим улы өлкәннәргә Татарстан Республикасында һәм Саба районында булган яңалыклар турында сөйләде, әңгәмә ахырында барлык белешмәлекләр таратты. Чара Тимершык авыл җирлегеннән Галимова Резедә Галихан кызы һәм Шакирҗанова Венера Габделхәй кызы тарафыннан әзерләнгән чәй өстәле артында дәвам итте . Чарада 6 өлкәннәребез катнашты. Чәй артында аралашу һәркемгә күңелле булды, бүгенге чарадан барысы да канәгать калды.

Бердәм гражданнар кабул итү көне уңаеннан 2019 нче елның 3нче сентябрендә Балтач районында сәгать 10 нан 12 гә кадәр алиментларны түләтү буенча бушлай юридик консультация үтте.

Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында терроризм актлары корбаннарын искә алу көне узды

«Экстремизмга юл юк»

 

2019 елның 3 сентябрендә, Яңа Чишмә районы “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре, «Экстремизмга юл юк” айлыгын үткәрү кысаларында, Ленино урта мәктәбендә “Террор үтми” дигән акция үткәрделәр.

Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында «Кайгының әче тәме, сызлану һәм сагыну» дигән чара үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International