Олы кешеләрнең көнкүрештә куркынычсызлыгы.
Олы кешеләр – куркынычка дучар булган халыкның аерым бер төркеме булып тора. Олыларның ишетү, күрү сәләтләре кими, ис тойгылары начарлана. Моннан тыш, ялгыз яшәүчеләрнең янгын куркынычсызлыгы аеруча игътибарга лаек. Яңа Чишмә муниципаль районы «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү белгечләре, янгыннан коткару бүлеге җитәкчесе белән, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү максатыннан, ялгыз яшәүчеләрне йореп чыктылар, ә район буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре аларга автоматик янгын датчикларын куйдылар. Шундый датчиклар барлыгы 167 йортта куелды.