“Яңарыш " тернәкләндерү үзәгендә тематик дәрес узды.

2019 елның 3 сентябре, сишәмбе

Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көнен бәйрәм итү кысаларында Бөгелмәнең мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә «Бесландагы фаҗига» дигән тематик дәрес уздырылды.

 Балаларга аңлаешлы формада терроризм турында, еш кына гаепсез кешеләр аның корбаны булуын, кайчан һәм ни өчен бу бәйрәмне билгеләп үтү турында  сөйләделәр.

Балалар шулай ук тыныч ниятләр символы буларак ак күгәрченнәр чыгару традициясе турында белделәр. Алар кошларны ак кәгазьдән кисеп, һава шарларына ябыштырып  күккә очырдылар.

Мондый чаралар балаларда башка милләт һәм дин кешеләренә карата толерантлык, мәрхәмәтлек хисе тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International