«Астра» тернәкләндерү үзәгендә “ Татар милли кухнясы” дип аталган мастер - класс булып узды

2019 елның 3 сентябре, сишәмбе

2019 елның  3 сентябрендә  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә  “Татар милли кухнясы ” дип аталган мастер - класс   булып  узды.

Аның максаты булып татар халкының гореф – гадәтләре турында белемнәрен формалаштыру, хезмәткә хөрмәт тәрбияләү, үз осталыгың белән горурлану торды.

Чара барышында балалар белән халык мәдәниятен тәшкил итә торган гадәтләр турында сөйләштеләр. Мөхим гадәт булып милли аш- су әзерләү  торды. Балалар үз куллары белән тозлы камырдан өчпочмак, манты, пәрәмәч ясадылар.

Чарада 15 кеше катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International