30 нчы августта Татарстан халкы үзенең дәүләтчелегенең туган көне – Республика көнен билгеләп үтте. 1990 нчы елда бу көнне республиканын Югары Советы Татар АСССрының дәүләт суверенитеты турында декларация кабул итә. Алабуга районының “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга ярдәм бүлеге белгечләре “Ишегалды мәйданчыгы” технологиясе кысаларында 2 нче номерлы учвастокта яшәүче балалар өчен иҗади мастер-класс оештырды. Алабуга шәһәренең “Гуляй парк” ял паркында балалар Татарстан Республикасының территориясе формасында флаг сурәтләнгән өстәл календаре ясадылар. Чараның төп максаты балаларда ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү булды.
“Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга ярдәм бүлеге белгечләре балаларны Татарстан флагының тарихы белән таныштырдылар, флаг төсләренең нәрсә аңлатканын сөйләделәр. Балалар мастер-класста бик теләп катнаштылар, ясаган сувенирларны истәлеккә үзләре белән алдылар.