ЯҢАЛЫКЛАР


2
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 1 нче сентябрендә Тукай муниципаль районының «Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагогы Шакирова Р.Ф. авыр тормыш һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга ярдәм күрсәтү максатыннан, «Инклюзив мохит» волонтерлар яшьләр берләшмәсе хәйриячесе Хазиев А.Ө. белән берлектә, «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында чара үткәрделәр.

  Республика көнен Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында “Татарстан буйлап сәяхәт” дип исемләнгән интеллектуаль  уен белән билгеләп үттеләр. 

Ел саен Россия Федерациясендә «Россиянең югары социаль нәтиҗәгә ия оешмасы» дигән Бөтенроссия конкурсы үткәрелә (алга таба – Конкурс). Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә.

2019 елда Конкурс 15 номинация буенча үткәрелә:

"Җитештерү өлкәсенә караган оешмаларда эш урыннары булдыру һәм үстерү өчен";
"Җитештерү өлкәсенә карамаган оешмаларда эш урыннары булдыру һәм үстерү өчен";
"Җитештерү өлкәсенә караган оешмаларда эштә җәрәхәтләнү һәм һөнәри авыручанлыкны киметкән өчен";
"Җитештерү өлкәсенә карамаган оешмаларда эштә җәрәхәтләнү һәм һөнәри авыручанлыкны киметкән өчен";
 Җитештерү өлкәсенә караган оешмаларда кадрлар потенциалын үстерү өчен;
"Җитештерү өлкәсенә карамаган оешмаларда кадрлар потенциалын үстерү өчен";
"Җитештерү өлкәсенә караган оешмаларда сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру";
"Җитештерү өлкәсенә карамаган оешмаларда сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру";
"Җитештерү өлкәсенә караган оешмаларда социаль партнерлыкны үстерү өчен";
"Җитештерү өлкәсенә карамаган оешмаларда социаль партнерлыкны үстерү өчен";
- Югары социаль нәтиҗәлелек буенча кече оешма;
- Территорияләрнең социаль проблемаларын чишүдә катнашу һәм корпоратив хәйриячелекне үстерү өчен;
- Җитештерү өлкәсенә караган оешмаларда гаилә вазыйфалары булган хезмәткәрләргә иң яхшы шартлар өчен;
- Җитештерү өлкәсенә карамаган оешмаларда гаилә вазыйфалары булган хезмәткәрләргә иң яхшы шартлар өчен;
- Инвалидларны оешмаларга эшкә урнаштыру өчен.

Конкурсның төбәк һәм федераль этапларында катнашу түләүсез нигездә башкарыла.

Конкурста Россия юридик затлары, оештыру-хокукый формасына, милек рәвешләренә һәм гамәлгә ашырыла торган икътисадый эшчәнлек төрләренә бәйсез рәвештә, шулай ук аларның филиаллары да катнаша ала.

Хезмәткәрләрнең хезмәт хокукларын бозуга бәйле суд карарлары һәм тяжбалары булган оешмалар конкурсында катнашуга рөхсәт ителми.

Татарстан Республикасының министрлар Кабинетының 2010 елның 2 апрелендәге 519-р номерлы боерыгы нигезендә Татарстан Республикасында Конкурсның төбәк этабын оештыру һәм үткәрү буенча вәкаләтле орган булып Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тора.

Конкурста катнашу өчен гаризалар Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан 2019 елның 10 сентябренә кадәр, конкурсны үткәрү буенча методик рекомендацияләрдә каралган тәртиптә кабул ителә.

Конкурста катнашу шартлары һәм аны уздыру тәртибе турында тулырак мәгълүмат белән Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы сайтында танышырга мөмкин: http://mtsz.tatarstan.ru/rus/informatsiya-o-provedenii-vserossiyskogo-konkursa-2846417.htm .

«Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында» волонтерлар хәрәкәтенең хәйрия концерты

2019 нчы елның 1 нче сентябрендә «Кайгырту» приюты тәрбиячесе Якупова В.Т. мәктәп яшендәге 15 бала белән «Толерантлык планетасы»видеоролигын күрсәтте.

Максат.

• Укучыларда толерантлык турында күзаллау формалаштыру (сүзнең әһәмияте, әлеге сыйфатны үстерү алымнары).

• Укучыларда толерантлык, үз хокукларына һәм башка кешеләрнең хокукларына хөрмәт тәрбияләү.

  • Бер-береңә хөрмәт хисе тәрбияләү.

• Критик фикерләүне, төркем белән эшләү күнекмәләрен үстерү, диалог алып бару һәм үз позицияңне дәлилләү.

• Укучыларның иҗади активлыгын арттыру.

• Үз-үзеңне һәм башка кешеләрне танып белү сәләтен үстерү.

2 нче сентябрь 2019 нчы ел, дүшәмбе

  Яр Чаллы шәһәренең "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә 1 нче номерлы китапханә белгече Фирдая Җиһаншина Татарстан Республикасы көне кысаларында “Татарстан - минем  ак җилкәнем”дип исемләнгән мәдәни-агарту чарасы үткәрде.

02.09.2019 елның 2 сентябрендә Яр Чаллы шәһәренең «ЦСА «ПЕРЕКРЕСТОК» социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә» "сәламәт һәм аек яшәү рәвеше өчен" дип исемләнгән төркемле чара үткәрелде, "Алкоголизм" темасына 11 социаль хезмәт алучылар белән документаль фильм күрсәтелде.

30 августта без Татарстан Республикасы Көнен бәйрәм иттек. Бу көнне балалар үз республикаларының тарихы белән таныштылар, Татарстан буенча виртуаль сәяхәт ясадылар. 


1
сентябрь, 2019 ел
якшәмбе

Татарстан Республикасы Көнен бәйрәм итү алдыннан Питрәчнең «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен приютында мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге 12 бала белән «Республика көне»дигән дәрес узды. Дәреснең максаты: туган якка, үз Республикаларына мәхәббәт формалаштыру.


31
август, 2019 ел
шимбә

«Гнездышко» социаль приютының хезмәт буенча инструкторы Алсу Драндрова җитәкчелегендә тәрбияләнүчеләр йомшак уенчыклар - куянчыклар ясау белән шөгыльләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International