Республика көне уңаеннан, Сарман районы «Шәфкатъ» үзәге базасындагы «Волонтер» иреклеләр берләшмәсе һәм «Җиңү Волонтерлары» бүлегенең активистлары «Республика тасмасы» акциясын оештырдылар. Алар халыкка яшел-ак-кызыл төсләрдән торган Татарстан флагы рәвешендәге тасмалар өләшеп йөрделәр. Балалар һәм зурлар арасында сораштыру үткәрелде, мәгьлумати белешмәлекләр таратылды.
Волонтерлар сүзләренә караганда, яшел төс – өмет символы, кызыл төс көч, энергия, куәт, кайвакыт зирәклек һәм тормыш тәҗрибәсе бирә. Ә ак төслесе ниятләрнең ак булуын, Татарстан халкының күтәренке кәефен һәм тынычлык, килешеп яшәүгә омтылуын символлаштыра.