Беслан-Россия Федерациясенең Төньяк Осетия Республикасындагы шәһәр, анда 2004 елның 1 сентябрендә йөзләгән бала һәм өлкәннәрнең 2,5 көн эчендә гомерен өзгән куркыныч фаҗига булган. Бу куркыныч фаҗигадә исән калмаганнар өчен соңгы кыңгырау, бәйрәмне өзгән 1нче мәктәпне басып алу. Болар бар да терроризм – ул кайгы, җимереклек, явызлык, дигән мәңгелек искәртмә. Аңа бүгенге дөньяда урын түгел. Бу куркыныч даталарны онытырга ярамый!
«Хыял» приютында уздырылган чара һәлак булган балаларга, аларның педагогларына, ата-аналарына һәм коткаручыларга багышланган иде. Тәрбияләнүчеләр чарага әзерләнүдә һәм залны бизәүдә актив катнаштылар. Балалар бик күп сораулар бирделәр, тест биремнәрен үтәделәр, «Игелек»темасына кроссворд ясадылар. Кече мәктәп укучылары "Юк - террорга!" темасына рәсем ясадылар. Чара Беслан фаҗигасе корбаннарын бер минут тынлык белән искә алу белән тәмамланды.