ЯҢАЛЫКЛАР


13
сентябрь, 2019 ел
җомга

12 сентябрь көнне Чирмешән районы мәдәният йортында физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең «Сәләт һәм ихтыяр» дигән район фестивале булып узды.

2019 елның  12 сентябрендә  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә балалар һәм аларның әти – әниләре өчен “Урамда куркынычсызлык кагыйдәләре” дигән темага шөгыль булып узды .

Бу атнада « Чирмешән картлар һәм инвалидлар өчен интернат - йорты» нда яшәүчеләр социаль эш буенча белгеч Мотыйгуллина М. И. белән берлектә кәгазьдән матур күләмле кош-корт ясадылар. 

Укучылар белән волонтерлар хәрәкәте турында сөйләшү,

Яңа Чишмә районы “Кайгырту” үзәге.

 

2019 елның 13 сентябрендә “Кайгырту” үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Яңа Чишмә урта мәктәбендә булдылар. 

2019 елның 12 сентябрендә, Чирмешән муниципаль районының мәдәният йортында Чирмешән район инвалидлар җәмгыяте оешуга 5 ел тулуга багышланган «Талант һәм ихтыяр» фестивале булып узды. 

2019 елның 13 сентябрендә «Үз-үзенә психолог» программасы кысаларында «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова Теләнче-Тамакның махсус коррекцион интернат-мәктәбендә “Үпкәләү белән эш» темасына чара үткәрде. 

13 сентябрь көнне, “Экстремизмга – ЮК! " айлыгы кысаларында, Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан социаль хезмәтләрдән файдаланучы гаиләләр һәм балалар өчен максатчан чара үткәрелде. Чараның төп максаты хәзерге заман яшүсмерләрендә һәм аларның әти-әниләрендә терроризмга каршы культура формалаштыру иде.

«Көзге игелек атнасы» акциясе кысаларында Баулы шәһәре Муса Җәлил мәдәният йорты иҗат коллективы Баулы картлар һәм зәгыйфләр интернат йортында яшәүче социаль хезмәт алучыларны «Йөрәк белән җырлый торган җырлар!»дигән концерт программасы белән сөендерде.

     13 сентябрь көнне Яр Чаллының «Солнышко» мөмкинлекләре чикле булган балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре ата-аналар   мәктәбенең чираттагы утырышын нәкъ менә шундый девиз астында үткәрделәр.  «Өйдә балаларның сөйләм функцияләрен үстерү өчен дәресләр оештыру», «Өй шартларында баланы нәрсә белән шөгыльләндерергә», «Өйгә чыкмыйча реабилитацияне дәвам итү» кебек проблемалы мәсьәләләр ата-аналарны бик кызыксындырды.

     Һәр ата-ана пластилинография, балалар белән өстәл һәм дидактик уеннар оештыру буенча «Бергә уйныйбыз» дигән мастер-класста катнашып, шулай ук буклетлар рәвешендә уен эшчәнлеген оештыру буенча күнекмәләр, киңәшләр алды. Барлыгы 19 буклет таратылды.

 

 “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хайбулова,  Татарстан республикасының  «Спорт хәрәкәте» инвалидлар төбәк иҗтимагый оешмасы вәкиле Алексей Мулеев белән берлектә шашка уены буенча турнир үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International