2019 нчы елның 13 нче сентябрендә «Мамадыш муниципаль районында «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә «халыкка өйдә социаль хезмәт күрсәтү буенча дистанцияле хезмәткәрнең Мобиль офисы»проекты буенча дәрес узды.
2019 елның 9-13 сентябрендә «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре балаларга “Без халыклар дуслыгы өчен” дип исемләнгән рәсем конкурсында катнашырга тәкъдим иттеләр.
«Демография» милли проекты кысаларында «Өлкәнбуын» проекты авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз өлкәннәребезгә диспансеризация узу өчен медицина учреждениеләренә килергә, шул исәптән аерым социаль әһәмияткә ия булган йогышлы булмаган авыруларны ачыклау өчен, өстәмә скрининглар үткәрергә, бар уңайлыклары булган автотранспорт «LADA Largus» китерергә мөмкинлек бирде.
«Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы» акциясе кысаларында «Хыял» социаль приютында тәрбияләнүчеләр өлкән яшьтәге ялгыз кешеләрнең өйләренә бардылар.
2019 елның 13 сентябрендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә балалар белән “Гадәттән тыш хәлләр очракларында минем гамәлләрем” дип аталган чара үтте.
Табигатьтә көз хакимлек итә. Әйләнә-тирә алтынсу тоскә кереп барган бу вакытта, ягьни 13 сентябрь көнне тәрбияче Әскәрова Миләүшә Сәлим кызы Югары Утар балалар йортында тәрбияләнүче балалар белән берлектә “Көзге калейдоскоп” исеме белән уен-шөгыль үткәрде.
Чистай муниципаль районындагы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе белгечләре “Дуслык бәйрәме” чарасы үткәрделәр.
«Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында»Әлмәт волонтерлары
«Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең комплекслы үзәге» дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә «Көзге изгелек атнасы» ирекле акциясе кысасында «Татарстанның милли кухнясы» темасына кулинар осталык конкурсы үткәрелде.
Бүген, 2019 елның 13 сентябрендә, "Көзге игелек атнасы" акциясе кысаларында, Баулы муниципаль районының "Милосердие" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Баулы муниципаль районы 2 нче урта мәктәбе укучылары өчен «Күңелле стартлар»