“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хайбулова, Татарстан республикасының «Спорт хәрәкәте» инвалидлар төбәк иҗтимагый оешмасы вәкиле Алексей Мулеев белән берлектә шашка уены буенча турнир үткәрде.
Чараның максаты: сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, социаль хезмәт алучылар арасында өстәл уеннарын популярлаштыру һәм аларның буш вакытларын файдалы итеп оештыру.
Уен җылы һәм иркен шартларда узды, мәктәп елларында шашка уйнаганнарын искә төшереп, өлкән яшьтәгеләр дә катнашты. Оештыручылар социаль хезмәт алучыларны турнир үткәрү регламенты белән таныштырдылар һәм шашка уены кагыйдәләрен искә төшерделәр.
Тамашачыларга уен барышын күзәтү күңелле булды: катнашучыларның мавыгып көч сынашулары, җиңгәндә шатланулары һәм оттырганда төшенкелеккә бирелмәүләре ошады. Кайбер социаль хезмәт алучылар үзләренең интеллектуаль уенга җитди карашлары, тиз исәпли белүләре белән гаҗәпләндерделәр һәм ярыш ахырына кадәр уенга кызыксынуларын югалтмадылар.
Турнир нәтиҗәләре буенча призлы урыннар билгеләнде. Беренче урынга бөтен катнашучыларны шаккаттырып өлкән буын вәкиле Наилә Кадыйрова лаек булды, икенче урынны Марат Мөхәммәтҗанов яулады һәм өченче урынны Александр Терновой алды. Җиңүчеләр истәлекле медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнделәр. Барлык катнашучылар да татлы призлар һәм уңай эмоцияләр алдылар.