13 сентябрь көнне, “Экстремизмга – ЮК! " айлыгы кысаларында, Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан социаль хезмәтләрдән файдаланучы гаиләләр һәм балалар өчен максатчан чара үткәрелде. Чараның төп максаты хәзерге заман яшүсмерләрендә һәм аларның әти-әниләрендә терроризмга каршы культура формалаштыру иде.
Әти-әнилр һәм балаларга “Террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көне” дигән төркемле дәрес тәкъдим ителде, аның барышында катнашучылар үзләре өчен “террорчылык”, “экстремизм “ кебек төшенчәләрне тирәнтен үзләштерделәр.
Фикер алышканда дискуссия кызыклы барды: катнашучылар конфликт вариантларын актив тәкъдим иттеләр һәм теге яки бу хәлне ничек дөрес хәл итәргә кирәклеге турында үз фикерләрен белдерделәр.
Аннан соң катнашучылар анкеталар тутырдылар һәм, “Табарга һәм зарарсызларга! “ дигән квест-уен оештырылды. Һәр катнашучыга “Террорчылык белән бәйле хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре” дигән белешмәлек һәм “Без террорга каршы!” буклеты тапшырылды.
Чыннан да, бу бәла хәрркемгә килергә мөмкин, ләкин без барыбыз бергә дус, тату һәм бердәм булып яшәгән очракта теләсә нинди явызлыкны җиңәргә мөмкин.