Укучылар белән волонтерлар хәрәкәте турында сөйләшү,
Яңа Чишмә районы “Кайгырту” үзәге.
2019 елның 13 сентябрендә “Кайгырту” үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Яңа Чишмә урта мәктәбендә булдылар.
Мәктәпнең 7 сыйныф укучысы Шарафутдинова Ангелинага “Без тынычлык өчен” рәсемнәр конкурсында актив катнашу өчен истәлекле бүләк һәм мактау хаты тапшырылды.
Шулай ук үзәкнең белгечләре, укучыларны Татарстан Республикасының “Балалар сәламәтлегенә, аларның физик, интеллектуаль, психик, рухи һәм әхлакый үсешенә зарар китерүче кисәтү чараларын күрү” дигән 71 законы белән таныштырдылар, волонтерлар хәрәкәте турында сөйләшү үткәрделәр.