13 сентябрь көнне Яр Чаллының «Солнышко» мөмкинлекләре чикле булган балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре ата-аналар мәктәбенең чираттагы утырышын нәкъ менә шундый девиз астында үткәрделәр. «Өйдә балаларның сөйләм функцияләрен үстерү өчен дәресләр оештыру», «Өй шартларында баланы нәрсә белән шөгыльләндерергә», «Өйгә чыкмыйча реабилитацияне дәвам итү» кебек проблемалы мәсьәләләр ата-аналарны бик кызыксындырды.
Һәр ата-ана пластилинография, балалар белән өстәл һәм дидактик уеннар оештыру буенча «Бергә уйныйбыз» дигән мастер-класста катнашып, шулай ук буклетлар рәвешендә уен эшчәнлеген оештыру буенча күнекмәләр, киңәшләр алды. Барлыгы 19 буклет таратылды.