Тукай муниципаль районында «Шәфкать» Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы «Үпкәләү белән эш» темасына чара үткәрде

2019 елның 13 сентябре, җомга

2019 елның 13 сентябрендә «Үз-үзенә психолог» программасы кысаларында «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова Теләнче-Тамакның махсус коррекцион интернат-мәктәбендә “Үпкәләү белән эш» темасына чара үткәрде. Чараның максаты: гафу итү күнекмәләрен формалаштыру өчен шартлар тудыру; «үпкәләү» һәм «усаллык» төшенчәләрен ачу, аларның кеше организмына тискәре йогынтысын күрсәтү; балигъ булмаганнарны үпкәләүне гафу итүнең «сәламәт» ысуллары белән таныштыру; үзеңне тоту күнекмәләрен өйрәтү. Эш формасы: тренинг формасында чара. Чарада балалар үпкәләүләрне анализлауга юнәлтелгән практик күнегүләр ясадылар, кәгазьгә үпкәләү тойгыларын яздылар, бу аларга проблеманы икенче яктан карарга мөмкинлек бирде. Чараның нәтиҗәсе: үпкәләу хисе өстендә эшләү. Әлеге чарада төрле категория гаиләләрдәге 19 балигъ булмаган бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International