2019 елның 12 сентябрендә, Чирмешән муниципаль районының мәдәният йортында Чирмешән район инвалидлар җәмгыяте оешуга 5 ел тулуга багышланган «Талант һәм ихтыяр» фестивале булып узды. Чирмешән муниципаль районының дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтүучреждениесе «Чирмешән картлар һәм инвалидлар өчен интернат - йорты» нда яшәүчеләр шулай ук бу чарада катнаштылар. Минсафина Оксана Ильязовна «бисер белән чигү» күргәзмәсен күрсәтте, һәм яшәүчеләребез спорт уеннары буенча ярышларда бик актив катнаштылар.