ЯҢАЛЫКЛАР


13
сентябрь, 2019 ел
җомга

“Чирмешән муниципаль районы «Мәрхәмәтле йөрәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге" дәүләт бюджет учреждениесенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре үз эшләрендә инновацион технологияләрне уңышлы кулланалар.


12
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 12 сентябрендә “Шәфкатьлелек” бүлегендә тәрбияче Тимергалиева Ландыш балаларның танып белү эшчәнлеген арттыру максатыннан интернат җирлегендә урнашкан паркка экскурсиягә алып чыкты.

   Янгул авылында гомер итүче Гәбделхаков Гәбделхай Гәбделхак улына 12 сентябрь көнне           90 яшь тулды. 

Менделеевскта капиталь ремонттан соң «Яшьлек " яшьләр үзәге үз ишекләрен ачты,«Кама таңнары»социаль приютында тәрбияләнүчеләр аның кунаклары булды.

Җәлил поселогы мәдәният йорты волонтерлары «Җәлил картлар йортында» кунакта.

Татарстан республикасы буенча барган “Көзге мәрхәмәтлелек атналыгы”  акциясе кысаларында 2019 нче елнын 11 нчы сентябрьда өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсенең социаль хезмәткәрләре өлкәннәребез өчен  саф һавада “Скандинавиячә йөрү”, “Агашин тренажерлары” һәм мини степперлар белән физик күнегүләр үткәрделәр.

2019 елның 12 сентябрендә кысаларында “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре, социаль педагоглары һәм психологлары тарафыннан оештырылган чаралар комплексы узды.

10 сентябрь "Көзге игелек атнасы" - игелекле эшләр эстафетасы #МӘРХӘМӘТЛЕ ТАТАРСТАН" иреклеләр акциясе кысаларында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы "Федоровка картлар һәм инвалидлар интернат-йорты" нда интернат-йорт территориясен төзекләндерү буенча "Игелекле Җир" акциясе узды.

 Мамадыш картлар һәм инвалидлар интернат йортында “Терроризмның милләте юк. Без көчләүгә һәм экстремизмга каршы” дип аталган әңгәмә үтте. Яшәүчеләр экстремизм, экстремистик карашлар һәм гамәлләрнең- законны бозуга туры юл икәнен белделәр. 

«Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре үз эшләрендә «Хатирәләр терапиясе» технологиясен актив кулланалар,аның максаты өлкән яшьтәге кешеләргә үзләренең тормыш тәҗрибәсен лаеклы бәяләү, тормыш дәвамында тупланган белемнәрен аңлау.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International