«Астра» тернәкләндерү үзәгендә “Урамда куркынычсызлык кагыйдәләре” дигән темага шөгыль булып узды

2019 елның 13 сентябре, җомга

2019 елның  12 сентябрендә  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә балалар һәм аларның әти – әниләре өчен “Урамда куркынычсызлык кагыйдәләре” дигән темага шөгыль булып узды .

Шөгыльнең  максаты  балалар белән  кагыйдәләрне кабатлау, ныгыту һәм игътибарны, күзәтүлелекне арттыру торды.

Шөгыль презентация карау белән башланып китте, кагыйдәләрне кабатлап алдылар. Чараны кызыклырак итү максатыннан табышмаклар чиштеләр, рольле уеннар уйнадылар.

Шөгыль бик эчтәлекле булды, балалар күп кенә мәгълүматлар алдылар.

Чарада 15 бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International