Акциянең максаты: социаль әһәмиятле проблемаларны хәл итүгә юнәлдерелгән уңай чараларны тормышка ашыру. Социаль хезмәтләр алучылар арасында җылы хисләр белән сугарылган атмосфераны булдыру.
«Көзге игелек атнасы» акциясе кысаларында Баулы шәһәре Муса Җәлил мәдәният йорты иҗат коллективы Баулы картлар һәм зәгыйфләр интернат йортында яшәүче социаль хезмәт алучыларны «Йөрәк белән җырлый торган җырлар!»дигән концерт программасы белән сөендерде.
Бу кояшлы көзге көндә рус, чуаш һәм татар телләрендә күңелле, дәртле җырлар яңгырады. Төрле телләрдә яңгыраган җырлар аша, яшәүчеләребез үзләрен үзләренең кече ватанында булган кебек тойдылар. Артистлар көн буена шатлык, яхшы һәм уңай кәеф, күп елмаюлар бүләк иттелә. Интернат-йортта яшәүчеләргә сәламәтлек һәм озын гомер теләп, артистлар аларга кабат килергә вәгъдә иттеләр. Социаль хезмәт алучылар концерттан чираттагы соклану хисләре кичерделәр.