"Иҗади остаханә" клубы уңаеннан Менделеевск районы "Өмет яры" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәт алучы балалар белән төркемле дәрес уздырды.
Дәреснең максаты: иҗади сәләтне үстерү, күзаллаулар, төрле материаллар белән эшләү күнекмәләрен формалаштыру.
Дәрес башында балаларга презентация тәкъдим ителде, аның барышында алар традицион булмаган аппликация төрләре белән таныштылар, аппликациянең иң кызыклы иҗат төрләренең берсе икәнлеген белделәр.
Балаларга, төрле материаллар кулланып, күләмле аппликация булдырсын өчен әзер балык трафаретларын сайларга тәкъдим ителде. Барысы да кечкенә генә шедеврлары булдыру буенча иҗади процесска бик теләп кушылды.