Көз күпләрнең яңгыр һәм дым белән ассоциацияләнә, тик чынлыкта көз–аяк астындагы яфраклардан кетердәп торган келәм һәм якты төсләр, алардан кәеф күтәрелеп тора, ә ул шигъри кәеф, илһам...
2019 елның 3 нче октябрендә Баулы шәһәренең « Берёзка » инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә, гадәттәгечә, Көзге бал булып узды. Культорганизатор Альметкин В.А. социаль хезмәт алучыларны көзге бәйрәмне оештыруга һәм катнашуга рухландырды.
Күңел ачу программасы ике өлештән торды:концерт һәм бию, анда музыка, җырлар, шигырьләр яңгырады.
Хатын-кызлар үз киемнәрен, ә ир-атлар үзләренең талантларын күрсәтә алдылар.
Бал бәйрәм вальсы белән тәмамланды.
Максаты: мәдәни ял оештыру, эмоциональ халәтне яхшырту.
Анда 50 кеше катнашты.