04 нче октябрь 2019 нче ел «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова «Тукай үзәк район хастаханәсендә» "Йөклеләр өчен арттерапия» темасына багышланган гамәли дәрес үткәрде.
Авырлылар белән практик дәрес эмоциональ халәтне рәсем аша гармонияләштерүгә юнәлтелгән иде. Дәреснең төп бурычлары-эчке гармонияне булдыру, борчылу хисен киметү; кәефне яхшырту, уңай эмоцияләр санын арттыру.
Чарада 8 авырлы хатын-кыз катнашты.
Практик дәрес барышында йөкле хатыннар үзләренең эмоциональ халәтен акварель белән ясадылар, «Ирекле рәсем» техникасы кулланылды, үткәрелгән эш нәтиҗәләре буенча консультация үткәрелде.