Өлкәннәр көне-ул якты һәм җылы бәйрәм, әлеге көнне без әти-әниләребезгә, әби-бабаларыбызга аерым игътибар күрсәтәбез. Яшь буынның бу бәйрәмгә хөрмәт белән каравы бик мөһим. Өлкәннәр көнендә балаларның, оныкларың, хәтта оныкчыклары әби-бабайларның сәламәтлекләре белән кызыксынып шалтырулары, барлык мөһим эшләрен калдырып кунакка килүләре бик күркәм күренеш.
Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагогы Елена Макарова һәм социаль эш буенча белгеч Әлфирә Юнысова өлкәннәр көненә багышланган «Еллар узуы безгә комачау итми» дигән театраль тамаша уздырдылар. Максат: балаларда өлкән буын кешеләренә карата хөрмәт тәрбияләү, аларда мәрхәмәт, мәхәббәт, әби-бабайларга карата җылылык һәм наз хисләрен үстерү.
Чара башында белгечләр җыелган өлкәннәрне зирәклек, игелек һәм хөрмәт көне белән котладылар. Искиткеч хезмәт сөючәнлек, зирәклек һәм бетмәс-төкәнмәс җан күтәренкелеге, төрле кыенлыкларны һәм авырлыкларны җиңгән вакыттагы ныклыклары өчен аларга рәхмәт белдерделәр. «Алтын ачкыч» курчак театр түгәрәгенә йөрүче балалар һәм волонтерлар әбиләренә «Еллар узуы безгә комачау итми» дигән театраль тамаша күрсәттеләр. Аннан өлкәннәр төрле конкурсларда катнаштылар, табышмаклар чиштеләр, җырлар җырладылар һәм такмаклар башкардылар. Вакыт бик күңелле һәм кызыклы үтте.
Бәйрәм ахырында кунакларга балаларның үз куллары белән ясалган кечкенә бүләкләре тапшырылды. Балалар һәм волонтерлар өлкән яшьтәге кешеләргә үзләренең зур тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашырга теләкләре, аларның кайгыртучанлыгы, ярдәме һәм мәхәббәте өчен рәхмәт белдерделәр. Аларга сәламәтлек, озын гомер, иминлек, якыннарының җылысын һәм игътибарын теләделәр.