3 октябрьда Арча картлар йортында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл ветераны Фомин Анатолий Константин улын 93 яшь туган көне белән котладылар. Ихлас теләкләр Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Вафина Айгөл Камил кызыннан яңгырады һәм Россия Президенты Владимир Владимир улы Путиннан открытка һәм истәлекле бүләк тапшырылды.