“Рәхим итегез! Бәхетле гаилә” клубы кысаларында Түбән Каманың “Веста” үзәге психологы Наталья Емелҗянова социаль ярдәм күрсәтүдә торучы хатын-кызлар белән “Бәйлеек белән яртылаш булган мәхәббәт” дип аталган дәрес үткәрде.
Укытучылар көне алдыннан «Нур» яшьләр үзәге белгечләре Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен «Укытучыга рәхмәт белән» дигән мастер-класс оештырдылар.
«Арт-тренинг» технологиясен тормышка ашыру кысаларында Бөгелмәнең «Радуга» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Ольга Колганова балигъ булмаган балалар өчен «проблемаларсыз аралашу» дигән чара үткәрде.
2019 елның өченче октябрендә, гадәттәгечә, «Туган як» акциясе кысаларында, Кукмара муниципаль районының социаль яклау бүлеге башлыгы, «Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры, Кукмара муниципаль районы мәдәният йорты хезмәткәрләре Саба муниципаль районының «Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат –йорты» барып кайттылар.
3 октябрь көнне район мәдәният үзәгендә Балтач районы өлкәннәре өчен зур бәйрәм чарасы үтте. Өлкәннәребезгә кайнар чәй табыны оештырылды һәм район мәдәният хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән бәйрәм концерты күрсәтелде.
Бәйрәм тантанасында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов өлкәннәребезне бәйрәм белән котлады, аларның җәмгыятьтәге урыннарын югары бәяләп, тормышларына бәрәкәт, сәламәтлек теләде.
Район кураторы, төзелеш һәм архитектура буенча Татарстан Республикасының дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе дәүләт автоном учреждениесе җитәкчесе Мәҗит Салихов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлау җиткерде.
Бәйрәм тантанасында 1нче һәм 3нче октябрь көннәрендә үзләренең юбилейларын билгеләп үтүче 16 өлкәнебезгә һәм гаилә ныклыгын, бердәмлеген саклап 50, 60 ел бергә мәхәббәт һәм аңлашу белән яшәгән 5 парга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Бәйрәм тантанасыннан соң район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов һәм район кураторы Мәҗит Салиховлар Чепья авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Гарифҗан Галиевны һәм шул җирлектә тәрбиядә яшәүче Идея Жилинаны өлкәннәр көне белән котладылар. Һәркемгә нык сәламәтлек һәм иминлек теләп истәлекле бүләк тапшырдылар.
«Гнездышко» балалар приютында тәрбияләнүчеләр Яшел Үзән психоневрология интернатында халыкара өлкәннәр көненә багышланган «Хөрмәт белән сезгә...» дип исемләнгән концерт оештырдылар. Чараның максаты: яшь буында мәхәббәт, кайгыртучанлык, өлкән буынга хөрмәт тәрбияләү.
3 октябрь 2019ел Актаныш картлар һәм инвалидлар йортынада тәрбияләнүче өлкәннәр өчен «Сандугач» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар концерты булачак.
Өлкәннәр көне декадасы кысаларында Яр Чаллының «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Сергиенко С.Г. 4 октябрьдә «Ладушки-ладушки, безнең кунаклар - әбиләребез»дигән мастер-класс үткәрде. Мастер-класста безнең реабилитантларның әбиләре, шулай ук «Йо-йо»техникасы белән танышырга теләүчеләр катнашты. Педагог бу техниканың исеме тарихы турында сөйләде. Аннары үз куллары белән йо-йо чәчәге ясарга өйрәтте.
Барлык катнашучылар да эшкә әзерләнгән материалларны, шулай ук эш өчен кирәкле инструментларны алып, бердәм булып эшкә тотындылар.
Әбиләр останың сизгер җитәкчелеге астында гаҗәеп чәчәкләр ясау мөмкинлеге алдылар, соныннан ул чәчәкләр матур кольега әверелделәр.
Балалар да әбиләренә матур бүләк ясарга тырыштылар.
Мамадыш картлар һәм инвалидлар интернат йортында өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.
Ике мен унтугызынчы елның дүртенче октяберендә Мамадыш муниципаль районында «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре тарафыннан, балалар Мамадыш районының халыкка эш белән тәэмин итү үзәгенә экскурсияга бардылар.
Экскурсия директор Хөснетдинова Ләйлә Рафис кызы җитәкчелегендә үткәрелде.