3 октябрьдә Лаеш районы мәдәният йортында җәмәгать тәрбиячеләре арасында ел саен үткәрелә торган «Татарстан Республикасы балигъ булмаганнарының иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе - 2019»республика конкурсының зона этабы узды. Катнашучыларның профессиональлеген һәм осталыкларын ТР КДНның җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина рәислегендәге жюри бәяләде. Җәмәгать тәрбиячесе, Аксубай муниципаль районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Илдияркина Татьяна Петровнананы котлыйбыз, ул «Татарстан Республикасы балигъ булмаганнарының иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе - 2019» конкурсының зона этабында лауриат исемен яулады.
.jpg)