“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова пенсия алды һәм пенсия яшендәге гражданнарга һөнәри юнәлеш бирү буенча чара үткәрде.
Чараның максаты: пенсия алды һәм пенсия яшендәге гражданнарга һөнәри юнәлеш бирүче компетентлыгын үстерүдә мәгълүмати ярдәм күрсәтү, аларның хезмәткә мотивациясен арттыру, эш эзләү һәм эшкә урнаштыру позициясен активлаштыру.
Чара “Автопортрет” күнегүеннән башланды – һәр катнашучы кәгазь битендә үз-үзен ясады, аннары кәгазь битләрен җыеп, яңадан болгатты, катнашучыларның бурычы шундый иде: сурәтләнгән кешегә күбрәк туры килгән бер һөнәрне язу. Һөнәри юнәлеш бирү буенча тест уздылар һәм билгеле бер төр һөнәр ияләренең нинди тәэсирдә булуын ачыкладылар. Аннан соң “Һөнәрне әйт” дигән күнегү ясалды. Чара ахырында резюме төзүнең төп кагыйдәләре белән таныштылар.
Чара нәтиҗәсендә уңай атмосфера барлыкка килде, социаль хезмәт алучыларның һөнәри үзбилгеләнеш дәрәҗәсе артты.
Чарада 16 кеше катнашты.